ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәрҗани мәчетендә 80гә якын мөселман “Азан авазы” бәйгесендә катнашты

22 апрель 2018, 16:57 , Фото: Салават Камалетдинов

Мәрҗани мәчетендә 80гә якын мөселман “Азан авазы” бәйгесендә катнашты Мөселманнар 4 номинациядә көч сынаша алды.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә “Азан авазы” исемле азан әйтү бәйгесе узды. Бәйгедә 80гә якын кеше катнашты.

“Мондый бәйгеләр турында без хыяллана гына идек. Бүген без мәчетләребезгә җыела алабыз. Балалар, бүген сез “Азан авазы” бәйгесенә җыелдыгыз. Беләм, сезнең күбегез башка конкурсларда катнаша, футбол, хоккей уйный. Алга таба да вакытыгызны бушка уздырмагыз”, - диде Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

7-12, 13-18 һәм 18 яшьтән өлкәнрәк булганнар өчен әзерләнгән номинацияләрдә һәркем катнаша алды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының фотожурналисты Салават Камалетдинов, әлеге бәйгедә катнашып, үз көчен сынап карады. “Мәрҗани” балалар үзәгенә йөрүче шәкертләр өчен аерым номинация дә әзерләнгән иде.

Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Жюри әгъзалары, җиңүгә кандидатларга кабат азан әйттереп кенә, аларның төгәл урыннарны билгели алды.

Җиңүчеләр һәм катнашучыларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10