ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Поезд астында калып һәлак булган 8 яшьлек кызны Казанның Арча зиратында җирләделәр

22 апрель 2018, 15:48

Поезд астында калып һәлак булган 8 яшьлек кызны Казанның Арча зиратында җирләделәр  Һәлак булган Сания Хәбибуллина – волейбол буенча дөнья чемпионкасы Юлия Хәбибуллинаның кызы.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”).  Поезд астында калып һәлак булган сигез яшьлек кызны бүген Казанның Арча зиратында җирләделәр. 

Кыз бала белән хушлашырга кеше күп җыелган. Кыз шөгыльләнгән волейбол клубыннан дуслары, тренерлары да килгән. Арча зиратындагы чиркәү озатырга килүчеләрне сыйдыра алмаган.

Алдан “Татар-информ” җомга көнне кичке сәгать җиделәр тирәсендә 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кызның Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсе аша уза торган тимер юл аркылы чыкканда пассажир поезды астына эләгеп һәлак булуын хәбәр иткән иде.

Казан – Мәскәү поезды машинисты экстрен туктату ясарга тырышкан, әмма һәлакәтне булдырмый кала алмаган. Ир-ат һәм кыз бала урында ук үлгән.

Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның әти-әнисендә эшләгән. Кыз тимер юл аркылы булган кибеткә баруны сораган, ә ир-ат аны озата барган.
Һәлак булган Сания Хәбибуллина – волейбол буенча дөнья чемпионкасы Юлия Хәбибуллинаның кызы. Сания гаиләдә бердәнбер бала булган.

Кыз баланың кабере чәчәкләр һәм уенчыклар белән капланган. Кемдер волейбол тубы алып килгән.

Кыз баланы җирләгән вакытта һавага аның күңеле кебек үк чиста ак шар очырганнар. “Бу – гадел түгел, бик авыр. Ул - көтеп алынган соңлап туган бала. Искиткеч матур гаилә. Әнисе Юля – спортчы, волейбол буенча дөнья чемпионкасы. Сүз дә юк, бик зур югалту”, - дигән “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Виктор Макаров.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10