ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

22 апрель 2018, 21:00

22 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар "Татар-дозор"да катнашучылар инкыйразны туктатырга тели, "Азан авазы" бәйгесе булды, 41 җырчы ТМТВ премиясе алды, Халыкара Җир көне билгеләп үтелә.

Быел "Татар-дозор" квест-уены "Инкыйраз" дип аталды/ Оештыручылар фикеренчә, популяр квестта катнашучылар татар теле, мәдәнияте, тарихында эзләрен калдырырга, инкыйразны туктатырга тиешләр.



Мәрҗани мәчетендә 80гә якын мөселман “Азан авазы” бәйгесендә катнашты/ Мөселманнар 4 номинациядә көч сынаша алды.



Татарча сөйләшмәсәм дә, бик күп татар җырын белә идем – Бари Алибасов/ Композитор Бари Алибасов татарларны югары мәдәниятле халык, дип саный.



Казанда 41 җырчыга ТМТВ премиясе тапшырылды/ Тантана, быел өченче тапкыр уздырылганга, "Өченче биеклек" дип аталды.



Казанда узган "Туган телем - Тукай теле" Россиякүләм фестиваленең җиңүчеләре билгеле/Бәйге 21-22 апрель көннәрендә Казанның "Юность" мәдәният йортында узды.



Казан ветераннарына Дуслык йортында түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр/ 27 апрельдә Татарстан халыклары Дуслык йортында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына төрле ведомстволар юридик ярдәм оештыра.



Бүген Халыкара Җир көне билгеләп үтелә/ Әлеге истәлекле көнгә 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә нигез салына.



 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10