ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чүплекләрнең 70 процентка якыны санитар-экологик икеайлык барышында бетерелгән

22 апрель 2018, 15:24 , Фото: Ильнар Тухбатов

Чүплекләрнең 70 процентка якыны санитар-экологик икеайлык барышында бетерелгән  Татарстанда, 21 апрельгә исәпләгәндә, законсыз 470 чүплек табылган.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда, 21 апрельгә исәпләгәндә, законсыз 470 чүплек табылган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек ким, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәйданнарны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык барышында чүплекләрнең 70 процентка якыны бетерелгән инде. Аларның күбесе 30 квадрат метрдан зур булмаган чүп өемнәре булган.

Республикада тәртип урнаштыруда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы подрядчы оешмалары, “Главтатдортранс” һәм “Волго-Вятскуправтодор” оешмалары ярдәм итте.

Республика юлларыннан ике мең ярым кубометр каты калдыклар җыелган. Һәр көнне чистарту эшләрендә 420дән артык кеше эшли һәм 146 техника берәмлеге кулланыла.

Шулай ук Табигатьне саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Горький шоссесы һәм Куйбышев тимер юллары полосаларын һәм аңа якын мәйданнарны йөреп чыгарга планлаштыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10