ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак

22 апрель 2018, 12:58 , Фото: http://www.bashinform.ru

Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак Унберенче сыйныф укучысы Чулпан Башкортстан Республикасы гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак. Унберенче сыйныф укучысы Чулпан Башкортстан Республикасы гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Уфада узган “Татар кызы-2018” республика бәйгесендә Башкортстанның Балтач районы унберенче сыйныф укучысы Чулпан Кашанова җиңеп чыккан. Шулай ук ул интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тамашачы мәхәббәтенә дә ия булган.

Аңа Европага 60 мең сумлык юллама бүләк иткәннәр. Чулпан Кашанова Татарстанда узачак “Татар кызы” халыкара бәйгесендә катнашачак.

Башкортстанда бәйге 15нче тапкыр уздырылган. Элек ул “Нәүрүз гүзәле” дип аталган, хәзер бишенче ел инде “Татар кызы” исеме белән уза. Быел ул Гаилә елына багышланган. Кызлар анда үзләрен төрле бәйгеләрдә күрсәткән. Анда татар телендә матур итеп сөйләшү дә, халкыбызның төрле гореф-гадәтләрен күрсәтә белү дә кергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10