ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бөекбритания королевасы Елизавета II 92 яшьлеген билгеләп үтте

22 апрель 2018, 12:25

Бөекбритания белән 63 ел идарә итүче королеваның рәсми туган көне уңаеннан төрле чаралар оештырылачак.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Елизавета II 1926 елның 21 апрелендә туган. Тәхеткә ул 27 яшендә, 1953 елны килә. 2015нче елда тәхеттә озак утыру буенча рекорд куя.

Бөекбритания королевасының туган көне икәү – берсе чынбарлыктагысы, икенчесе – рәсми төстә.

Бөекбританиядә июньнең икенче шимбәсендә монархның рәсми туган көне билгеләп үтелә. Әлеге традицияне король Георг II керткән һәм ул инде 250 елдан артык дәвам итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10