ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зәй мәдәният хезмәткәрләре рус халык мәдәнияте турында сөйләште

22 апрель 2018, 07:00 , Фото: zainsk-rt.ru/news/yaңalyiklar/zy-mdniyat-khezmtkrlre-rus-khalyk-mdniyate-turynda-sylshte

Зәй мәдәният хезмәткәрләре рус халык мәдәнияте турында сөйләште Аларның чыгышларында халык традицияләрен үстерү темасы, проект эшчәнлеге, аралашу темалары яктыртылды.

 (Зәй, 22 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең Яңа Спасс авылы җирлегендә район мәдәният хезмәткәрләренең “Рус милләте халыкларының бәйрәм культурасы” дигән темага күчмә утырышы узд, дип яза җирле басма.

Семинарда Яңа Спасс мәдәният йорты мөдире Т.М.Великороднова, балалар иҗат йорты директоры урынбасары Е.В.Шимановская, психолог И.В.Задавиналар чыгыш ясады. Аларның чыгышларында халык традицияләрен үстерү темасы, проект эшчәнлеге, аралашу темалары яктыртылды. Утырышта шулай ук методик бүлек башлыгы К.Х.Кузнецова, район мәдәният йорты директоры И.Т.Мотыгуллиналарның чыгышлары тыңланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10