ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мегаполиста яшәп, үз мәдәниятеңне саклап калу гомумән мөмкин түгел – Бари Алибасов

22 апрель 2018, 16:02

Мегаполиста яшәп, үз мәдәниятеңне саклап калу гомумән мөмкин түгел – Бари Алибасов Чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың, ә милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле, ди композитор.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов сүзләренчә, хәзерге заманда, мегаполиста яшәп үз мәдәниятеңне саклап калу гомумән мөмкин түгел. Чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың, ә милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле, ди Бари Алибасов. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.

“Хәтта бөтен дөньяга танылган антик греклар да үз мәдәниятләрен һәм телләрен саклап кала алмаганнар, югалтканнар. Хәзерге грек теле антик греклар сөйләшкән тел түгел. Шуңа күрә андый ысуллар бардыр, дип уйламыйм. Кешеләр аралаша, аларга һәрвакыт аралашу теле кирәк, бигрәк тә чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың. Кем белән сөйләшәсең анда. Бу начар, билгеле. Милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле”, - диде ул.

Бари Алибасов сүзләренчә, Мәскәүдә яшәгән татарлар телен саклый алмый. “Бу - мөмкин түгел, чөнки кешеләр һәрвакыт аралашырга тели, аларга аралашу теле кирәк. Димәк, үз милли телебездә үз мохитебездә генә аралашабыз булып чыга, ә ул бит тар мохит”, - диде Алибасов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10