ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бүген Анкарада Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачыла

21 апрель 2018, 12:37

Бүген Анкарада Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачыла Әлеге чара татарның бөек улы Габдулла Тукайның вафатына 105 ел тулуга багышланган.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Бүген Анкарада Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылачак. Әлеге чара татарның бөек улы Габдулла Тукайның вафатына 105 ел тулуга багышланган. Бу хакта "Штаб" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә Евразия язучылар берлеге Якуп Омероглу да катнашачак. Шулай ук шагыйрь Али Акбаш "Тукай шигырьләре", Суфия Корбан "Тормышымда һәм әсәрләремдә Тукай җирләре" чыгышларында Тукайны искә алачаклар.

Күргәзмә белән танышканнан соң кунакларны татар халык ашлары белән чәй эчертәчәкләр, дип язылган программада.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10