ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан студентлары "Россия халыклары" фестиваленең йомгаклау концертында катнаша

21 апрель 2018, 11:28 , Фото: Римма Гомәрова

Татарстан студентлары Россия халыклар дуслыгы университетында (РУДН) Татарстан студентлары берләшмәсе 2013 елдан бирле эшли.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Римма Гомәрова). 20 апрельдә Россия халыклар дуслыгы университетында "Россия халыклары" фестиваленең йомгаклау концертында Татарстан студентлары да чыгыш ясаячак.

Бер атна буе дәвам иткән бу фестиваль кысаларындагы түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләрдә дә татар студентлары актив катнашты.

Россия халыклар дуслыгы университетында (РУДН) Татарстан студентлары берләшмәсе 2013 елдан бирле эшли. Университет бик еш кына милләтара чаралар, фестивальләр уздыра.

Март ахырында оештырылган милләтләр күргәзмәсендә Кабардино-Балкария, Татарстан, Чувашстан, Якутия студентлары чит ил студентларына үз милли мәдәниятләре хакында сөйләде, күргәзмәгә килүчеләрне милли ашлар белән сыйлады.

13 апрельдә университет оештырган ике атналык "Мин Мәскәү буйлап атлыйм" милли фестивале тәмамланды, Татарстан студентлары да анда татар мәдәниятенә багышланган стенд оештырды.

Якташлык рәисе Әлфия Мостафина әйтүенчә, оешма һәрчак университет тормышында актив катнаша. "Безнең оешма "Кардәшләр" исемен йөртә. Күптән түгел, 5 апрельдә, без университетта "Кардәшләр" эшчәнлегенә багышланган күргәзмә оештырдык. Кичә милләтләр күргәзмәсендә катнаштык, милли ашлар тәкъдим иттек. Бүгенге милләтара концертта безнең якташлык исеменнән катнашыр өчен Мәскәүдә иҗат итүче Safra татар этно-фольк төркемендә чакырдык, бу төркемне үзебез дә бик яратып тыңлыйбыз".

Әлфия университетның дөнья икътисады һәм эшмәкәрлек институтында 2 курста укый, реклама һәм җәмгыять белән элемтә юнәлеше буенча белем ала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10