ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Л.Фазлыева балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе рәисе итеп билгеләнде

21 апрель 2018, 09:53

Комиссия рәисе урынбасары итеп Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин билгеләнде.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе составына үзгәрешләр кертте. Бу хактагы карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Шулай итеп, Комиссия рәисе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Моннан тыш, ведомство составына Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Выборнов, РФ Эчке эшләр министрлыгы Казан линия идарәсенең транспортта полиция начальнигы урынбасары Илфак Газетдинов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин керде. Ул  Комиссия рәисе урынбасары вазифасын биләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10