ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан-Мәскәү поезды астына эләгеп, ир-ат һәм cигез яшьлек кыз үлгән

21 апрель 2018, 09:37

Якынлашып килүче поездны күрүгә карамастан, ир-ат белән бала тимер юлга кергән.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Яшел Үзән районында Казан-Мәскәү поезды астына эләгеп, ир-ат һәм cигез яшьлек кыз үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Фаҗига кичке сәгать 7 тирәсендә “774нче чакрым” платформасы янында булган.

Ир-ат 8 яшьлек кызның кулыннан тотып платформадан ерак түгел тимер юл аша чыккан.

Икесе дә Казан-Мәскәү пассажир поезды астына эләккән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10