ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан футбол буенча дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итәчәк

21 апрель 2018, 08:00 , Фото: Т.Волкова

Казан футбол буенча дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итәчәк “Казан Арена” стадионында дөнья чемпионатының 1/8 финалы һәм ярым финал узачак.
(Казань, 21 апрель, «Татар-информ»). Казан быел футбол буенча дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итәчәк. Уеннар “Казан Арена” стадионында узачак.
 
Аерым алганда, Татарстан башкаласында дөнья чемпионатының төркемнәр этабы матчлары үтәчәк: Франция — Австралия (16 июнь), Иран — Испания (20 июнь), Польша — Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея — Германия (27 июнь).
Шулай ук Казан 1/8 финалның бер матчын (30 июнь) һәм чирек финалны (6 июль) кабул итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10