ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Уфада «Әр-Рәхим» мәчете төзиләр

20 апрель 2018, 14:27 , Фото: muslim.ru

Уфада «Әр-Рәхим» мәчете төзиләр Ирек Ялалов шәһәр хакимиятенең мәчет төзү буенча әлеге изге ниятне хуплавын һәм бу мәсьәләне контрольдә тотуын билгеләп үткән.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 19 апрельдә Уфа хакимиятендә шәһәрнең Киров районында «Әр-Рәхим» мәчетен төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узган, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин йөкләмәсе белән Россия Мөфтиләр шурасы рәисе һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Уфага килгән.

Эш сәфәре кысаларында Россия Мөфтиләр шурасы рәисе һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов, нәзарәт рәисе урынбасары һәм эшләр идарәчесе Рәфыйк Фәттахетдинов, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әюп Бибарсов, нәзарәтнең эшләр идарәчесе Илдар Ишеев Уфа шәһәр округы хакимияте башлыгы Ирек Ялалов белән очрашкан.

Очрашуда территорияне ызанлау проектын әзерләү һәм раслау белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук төзелеш эшләрен җәелдерү хакында фикер алышканнар.

Ирек Ялалов шәһәр хакимиятенең мәчет төзү буенча әлеге изге ниятне хуплавын һәм бу мәсьәләне контрольдә тотуын билгеләп үткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10