ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Инстаграмда «Казан Арена»ның ялган аккаунтына язылган өчен форма вәгъдә итәләр

20 апрель 2018, 13:10

Инстаграмда «Казан Арена»ның ялган аккаунтына язылган өчен форма вәгъдә итәләр Стадион администрациясе хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат һәм «Казан Арена» стадионы исеменнән төрле бүләк уйнатулар – барысы да ялган.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Инстаграм социаль челтәрендәге «Казан Арена» стадионының ялган аккаунтына язылган өчен бүләккә форма вәгъдә итәләр.

Ялган аккаунт хуҗалары беренче мең язылучыга 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты формасын тапшырачак, дип ышандыралар.

Стадион администрациясе хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат һәм «Казан Арена» стадионы исеменнән төрле бүләк уйнатулар – барысы да ялган.

Инстаграм социаль челтәрендәге «Казан Арена» стадионының рәсми аккаунты – @kazanarena. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10