ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бүген Уфада "Тукай моңнары" бәйгесе җиңүчесен ачыклыйлар

20 апрель 2018, 07:13

Конкурска 200дән артык видеоязма килгән.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Бүген Уфада "Тукай моңнары" бәйгесе җиңүчесен ачыклыйлар, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе.

Бәйгедә катнашу өчен, 200 артык видеоязма кабул ителгән. Башкортстанныӊ төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән язмаларда татар, башкорт, рус телләреннән башка мари, чуваш, испан, гарәп телләрендә шигырь сөйләүчеләр дә бар.

Чыгышларны Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк, диелә хәбәрдә.

Финалга барлыгы 45 конкурсант чыккан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10