ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сәйдә Мөхәммәтҗанова сәхнә осталыгына “Җомга көн” фольклор ансамблендә өйрәнгән

19 апрель 2018, 21:44 , Фото: Александр Эшкинин

Сәйдә Мөхәммәтҗанова сәхнә осталыгына “Җомга көн” фольклор ансамблендә өйрәнгән Халыклар дуслыгы йортында Алсу Еникеева оештырган “Җомга көн” татар фольклор ансамбленең юбилей кичәсе булып узды.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Халыклар дуслыгы йортында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының “Җомга көн” дип исемләнгән татар фольклор ансамбленең иҗади кичәсе булып узды. “Голос. Дети” проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге ансамбльдә ясаган беренче адымнары турында тулырак сөйләде.

Кичә ансамбль оешуга ун ел тулуга багышланды. “Җомга көн” ансамблен 2008 елда Алсу Еникеева оештырып җибәргән. Әлеге ансамбльнең репертуары татарларның төрле этник төркемнәренә хас музыкаль, йола, бию һәм уен фольклорыннан гыйбарәт. Аның төп юнәлеше булып татар рухи поэзиясе тора.

“Җомга көн” ансамблен котлап, Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов чыгыш ясады: “Ансамбльне җитәкләгән Алсу Рәшитовнаның фамилиясе нинди матур – Еникеева! Бүген Мохтәрәм язучыбыз Әмирхан Еникинең дә рухы бик шаттыр. Әмирхан ага үзенең әсәрләрендә иң төзек, камил татар әдәби телен калдырса, бүген бу нәселнең дәвамчылары безгә шулай матур татар милли сәнгатенең үрнәкләрен сәхнәдә күрсәтте. Шунысы шатландыра – ансамбльдә катнашучы солистлар ел саен алмашынып тора, бу яшь кызлар, егетләр Татарстанның төрле районнарына китеп, күңелләрендәге шул “орлык”ны киләчәк буынга да тапшырачак. Бу бик зур эш, ул алга таба да дәвамлы булыр дип өметләнәм. Еникеевлар нәселенең, эшнең башында торучыларның җебе өзелмәячәк”, – диде ул үзенең чыгышында.

Кичә барышында Алсу Еникеевага Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгыннан мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпъеллык хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Беренче канал” уздырган “Голос. Дети” проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге ансамбльдә ничек җырлый башлаганы турында сөйләде: “Мин сәхнә тормышымны Алсу Еникеева җитәкләгән “Ак калфак” ансамблендә биш яшемнән башлап җибәрдем. Анда мине әнием бирде. Иң беренче булып мөнәҗәт-бәетләр өйрәндем. Соңыннан “Җомга көн” ансамбле белән бергәләп мөнәҗәтләр башкардым. Үсә төшкәч, татар халык җырларына, эстрада җырларына күчтем. Мин “Җомга көн” ансамблен бик тә ошаттым. Без Алсу Рәшитовна белән төрле уеннар уйнадык, Карга боткасы, Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек, ул безгә борынгы җырлар һәм биюләр өйрәтте. Дөресен әйткәндә, әлеге ансамбльгә йөрүем миңа зур тәҗрибә булды, мин чыгыш ясаганда курыкмаска, сәхнәдә үз-үземне дөрес тоту серләренә төшендем”, – диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

Иҗади кичәдә “Голос. Дети” проектының финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле, “Шулдыр жыт” удмурт фольклор ансамбле, “Туйаарар” якут дуэты, “Тамчы” балалар фольклор ансамбле, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының рус халык хоры, “Нурлай” вокаль ансамбле һәм “Ак калфак” татар фольклор ансамбле катнашты.

Кичә Алсу Еникееваның рәхмәт сүзләре һәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10