ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар-информ"да Татарстан кинематографиясе турында сөйләшәчәкләр

19 апрель 2018, 18:25

Матбугат конференциясенә аккредитация pr@tatar-inform.ru почтасы аша үтә.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 20 апрель көнне, 11.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “ТатарКино” директоры Миләүшә Айтуганова, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, Әтнә театрының баш режиссеры, «Мулла» фильмының режиссеры Рамил Фазлыев һәм киносценарийлар авторы, драматург Мансур Гыйләҗев катнашында матбугат конференциясе узачак.

Очрашуда сүз “Мулла” фильмының премьерасы, Татарстан киносы атналыгы һәм татар кинематографының үсеше хакында барачак.

Аккредитация узган журналистларга “Мулла” фильмының премьерасына чакыру билетлары тапшырылачак.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10