ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда Криштиану Роналду автографы белән футболканы 100 мең сумга саталар

19 апрель 2018, 16:29 , Фото: скриншот

Казанда Криштиану Роналду автографы белән футболканы 100 мең сумга саталар Әлеге футболка белән Португалия спортчысы 2011-2012 елларда уйнаган, дип раслый сатучы.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Казанда футболчы Криштиану Роналдуның автографлы футболкасын 100 мең сумга саталар. Әлеге мәгълүмат “Юла” белдерүләр сайтында урнаштырылган.

Спортчының уйнаганда кигән футболкасы оригинал, 2011/2012 еллар сезонындагы, диелгән белдерүдә.

Сатучының башка белдерүләре арасында Лионель Месси һәм Неймар автографлары булган футболка бар. Анысы ике тапкыр арзанрак – 50 мең сум тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10