ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Әлиф” иҗат берләшмәсе яшьләренең икенче эшен Мәскәү финанслый

19 апрель 2018, 13:05 , Фото: Рәмис Нәҗмиев

“Әлиф” иҗат берләшмәсе яшьләренең икенче эшен Мәскәү финанслый "Алтын битлек" алган иҗат төркеме икенче спектаклен әзерли.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф”че иҗат төркеменең икенче эше – "Шамаил" спектакле 13 май көнне “Московский” мәдәният үзәгендә булачак. Бу хакта иҗат төркеме үзе хәбәр итте. Спектакль Россия Президенты грантлары фондыннан финанслана.

Искәртеп үтәбез, "Шамаил" спектакле режиссёр Туфан Имаметдинов, композитор Эльмир Низамов, артист Нурбәк Батулла белән хореограф Марсель Нуриев катнашындагы иҗат төркеменең җимеше "Әлиф" бию-тамашасыннан кала икенче иҗат эше булып тора. Ләкин бу юлы артист белән хореограф урыннарын алмаша. Нурбәк Батулла белән Марсель Нуриев берләшмәсенә иҗат эшен җитәкләүче булып, Анна Гарәфиева һәм музыкант Мубай килеп кушылган. Музыкаль бизәлеш буенча Ильяс Гафаров җаваплы.

“Тамаша рәссам, Тукай премиясе лауреаты Владимир Поповның бер иҗат эшенә нигезләнгән. Иҗат берләшмәсе шуны максат итеп алды”, - ди оештыручылар. Ягъни, спектакль хореография белән рәсем сәнгатен кушырга омтыла. Биюче төрле хәрәкәтләр белән киндергә һәм буяуларга орынып, сәнгать әсәре барлыкка китерә.

Спектакль 1 сәгать 20 минут бара. Ул 16+ дип билгеләнгән. Проектның махсус сайты да бар - http://shamail.fci-sreda.ru/.

Мәгълүмат өчен, иҗат төркеменең беренче эше булган “Әлиф” спектакле биючесе Нурбәк Батулла “Алтын битлек” милли тетар премиясе лауераты булды. Җиңүчеләр белән беренче матбугат конференциясе “Татар-информ”да оештырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10