ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рабит Батулланың юбилей кичәсендә Нурбәк Батулланың “Алтын битлеген” күреп булачак

18 апрель 2018, 20:18 , Фото: Рамиль Гали

Рабит Батулланың юбилей кичәсендә Нурбәк Батулланың “Алтын битлеген” күреп булачак Рабит ага улының зур җиңүен бик сабыр һәм тотнаклы кабул иткән. “Әти безне дә артыгы белән сөенмәскә һәм артык борчылмаска өйрәтте", - диде Нурбәк.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең иң данлыклы театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулланың “Алтын битлеген” Рабит Батулланың 80 еллыгына багышланган юбилей кичәсендә күрергә мөмкин булачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Әлиф” спектаклен әзерләүче иҗат төркеме белән үткән матбугат конференциясендә “Татар-информ” журналисты әлеге данлыкны “битлек”не кайда күреп булуы мөмкинлеге белән кызыксынды һәм Рабит Батулла кичәсендә күрсәтергә тәкъдим итте. Нурбәк Батулла тәкъдимне кабул итте һәм кичәгә чакырды.

Рабит ага улының зур җиңүен бик сабыр һәм тотнаклы кабул иткән. “Әти безне дә артыгы белән сөенмәскә һәм артык борчылмаска өйрәтте”, - диде Нурбәк Батулла.

Матбугат конференциясендә  проектның идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм спектакльнең биючесе, “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батуллин катнашты. Журналистларны лауреатның беренче тәэсирләре, “Әлиф” проектының алга таба тәкъдим ителү мөмкинлекләре кызыксындырды.

Искәртеп үтәбез, халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Рабит Батулланың 80 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе Камал театрында үткәрелә. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Мәгълүмат өчен. 15 апрель көнне “Алтын битлек” милли театр премиясе тантанасында Нурбәк Батуллага Заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” тапшырылды. “Әлиф” хореографик спектакле өч номинациядә тәкъдим ителгән иде. Болар - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла.

"Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10