ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роскомнадзор шәхси мәгълүматларны эшкәртү реестрында теркәлмәгән операторларны кисәтә

18 апрель 2018, 09:43

Роскомнадзор оператор турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү буенча документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). "Шәхси мәгълүматлар турында"гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш.

2015 елның 1 сентябреннән  "Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы" 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2нче маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).

Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2нче маддәсе таләбе буенча, 2015 елның 1 сентябреннән, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урын хакында мәглүмати хат юлларга кирәк булачак.

Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10