ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

17 апрель 2018, 20:31 , Фото: Расыйх Фәсхетдинов

Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 100 дән артык эш кәгазьләре һәм предметлары урын алган.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Мәңге онытылмас ядкарь” исемле Татарстан Республикасының Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

"Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура Һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева республика белән кызыксынучылар, шулай ук Татарстан кунаклары биредә кызыклы документлар таба ала диде. “Тарих, республика белән кызыксынган һәр кеше биредә үзенә кызыклы документ табачак”, - диде Зилә Вәлиева.

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Аюпова архивта булган эш кәгазьләрен халыкка якынайтырга кирәк дип саный. "Бүгенге төп бурычыбыз ядкарләрне саклап калу гына түгел, ә алар турында халыкка сөйләү дә. Без сезнең белән бу көннәрдә бик күп хезмәттәшлек итәрбез”, - диде ул күргәзмә кунакларына.

Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 100 дән артык эш кәгазьләре һәм предметлары урын алган. Күргәзмә июньнең беренче көннәренә кадәр эшләячәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10