ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан янында боз өстендә агып киткән алты балыкчыны коткарганнар

17 апрель 2018, 20:14 , Фото: mchs.tatarstan.ru

Казан янында боз өстендә агып киткән алты балыкчыны коткарганнар Әлеге хәл Идел елгасында нефтебаза янында булган.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аерылган боз өстендә агып киткән алты балыкчыны коткарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Идел елгасында нефтебаза янында ярдан дүрт чакрымда кешеләр булган боз кисәге аерылып китү турында хәбәр килгән.

Һава мендәрендәге судно һәм ике көймә ярдәмендә коткаручылар балыкчыларны ярга чыгарган.Нәтиҗәдә, зыян күрүче булмаган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10