ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, яшенле яңгыр булганда, кагыйдәләр турында искәртә
Август аенда Казанның Даурия урамы өлешчә ябылачак
Татарстан пластик эшкәртү буенча лидерлар өчлегенә кергән
Четерекле мәсьәләләр буенча Болгар академиясе галимнәре җавап бирергә тиеш - М.Шәймиев
Түбән Кама районы хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен 777 мең сум акча бүлеп биргәннәр

Сәясәт

Депутатлар чүп яндыру заводларына кагылышлы закон проектын кире какты

17 апрель 2018, 16:11 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Депутатлар чүп яндыру заводларына кагылышлы закон проектын кире какты “Татарстанның Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 400-5нче Татарстан Республикасы закон проектын депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 400-5нче санлы Татарстан Республикасы закон проекты кире кагылды. Аны депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде.

Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен тыюга һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашмавына кагылышлы булган. Әлеге мәсьәлә бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында каралды.

Комитет рәисе Таһир Һадиев закон проектының 2017 елның 8нче декабрендә комитет утырышында каралганын искәртте. “Аның нәтиҗәләре буенча, депутат Прокофьевка закон проекты текстын үзгәртү тәкъдим ителгән иде”, - диде ул.

Депутатлар закон проектын кабул итүгә каршы чыкты. Алар моны Татарстанның, Россия төбөге буларак, мондый чикләүләр кабул итә алмавы белән аңлата. Росприроднадзор вәкиле Елена Попова фикеренчә, санитар зона 1 км тәшкил итсә, шул җитә. Ул чүп яндыру заводы кертелгәч, заводта атмосферага чыгарыла торган пычраткыч матдәләрнең күләмен автоматик рәвештә контрольдә тотуны җайга салырга кирәк булачагын билгеләп узды. Депутат Рафаэль Юнысов чүп-чарны сортларга бүлеп җыю системасы гамәлдә булырга тиешлеген белдерде.

Бу мәсьәлә буенча фикер алышуларны соңрак укып булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10