ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Идел-Хаҗ” изге сәфәргә яшь вакытта барырга өндәп мөрәҗәгать итте

17 апрель 2018, 15:00 , Фото: Шамиль Садыков

“Идел-Хаҗ” изге сәфәргә яшь вакытта барырга өндәп мөрәҗәгать итте Хаҗ операторы яшь вакытта баруның савабы зуррак һәм сәфәрне кичерүе җиңелрәк, дип саный.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөдәррисова). Мөселманнарга Хаҗ сәфәренә яшь вакытта бару яхшырак. “Идел-Хаҗ” операторы  шундый өндәмә белән чыкты. “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе генераль директоры Аяз хәзрәт Мингалиев “Татар-информ” хәбәрчесенә бу өндәмәнең асылын аңлатты.

Хаҗ операторы вәкиле яшь килеш баруның берничә өстенлеге бар, дип белдерде. “Хаҗны никадәр иртәрәк башкара алсаң, шулкадәр яхшырак. Чөнки без беребез дә иртәгә ниләр буласын белмибез”, - диде ул. “Бу эш никадәр иртәрәк башкарылса, шулкадәр сәваплырак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам да үзенең хадисләрендә хаҗны яшь вакытта кылырга тырышыгыз, дип мөрәҗәгать итә. Кеше ул изге сәфәрдән чистарынып кайта һәм аннан кайткач изгелекләр эшләргә омтыла, шулай итеп, гомер буена күпме савап җыя”, - дип аңлатты ул.

Икенче сәбәп дип, Аяз Мингалиев яшь вакытта организмның ныграк булуын, яшь кешенең сәфәрдә килеп туган кыенлыкларны җиңелрәк үткәрүен әйтте.

“Хаҗ - ул гади сәфәр генә түгел. Шуңа да аңа рухи, физик яктан ныклап әзерләнергә, табиб белән дә киңәшләшергә кирәк. Кеше нинди дә булса авыру белән чирли икән, ул, һичшиксез, үзе белән кирәкле даруларын алырга тиеш, чөнки Гарәбстанда аның аналогы гына булырга, яки ул дару бөтенләй дә булмаска мөмкин. Бәясе дә кыйммәтрәк булуы бар”, - дип аңлатты Хаҗ операторы.

“Аннан уңайлы аяк киеме кию дә бик мөһим, шуңа киенүгә дә игътибарны аеруча юнәлтергә кирәк. Сәфәрдә җәяүләп күп йөрергә туры килә, шуңа да озын һәм авыр юлны үтәргә әзер торырга кирәк.

Хаҗга баргач, күпләр тамак, үпкә авырулары, диарея белән интегә. Йөрәк эшчәнлегенә дә зыян килеп җәфаланучылар бар. Йөкле хатыннар белән көтелмәгән авырлыклар килеп туа”, - дип сөйләде ул.

Аяз хәзрәт Мингалиев үзенең беренче тапкыр Хаҗга 1999 елда, егерме өч яшендә баруын әйтте. Ул Хаҗга барудан куркырга кирәкми, дип саный. “Хаҗга барып авырсаң, димәк, чирләр аша син гөнаһларыңнан арынасың дигән сүз. Кем дә кем, тәвәккәлләп, бу сәфәргә алына икән, бу изге сәфәр зур түземлек, сабырлык таләп итә. Хаҗдан һич кенә дә куркырга кирәкми, бары тик ныклап әзерләнергә генә кирәк. Боларның барысын да исәпкә алып, хаҗны яшь вакытта кылуга бернәрсәгә җитми”, - диде ул.

Былтыр Хаҗ сәфәренә барган татарстанлыларның сәламәтлекләрен 12 табиб кайгырткан иде. 1700 хаҗи тарафыннан табибларга 8 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән. Шулар арасында 80 процент - өске һәм аскы тын юллары ЛОР органнары авырулары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10