ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Һиндстанның Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы белән очрашты

17 апрель 2018, 14:40 , Фото: president.tatarstan.ru

Р.Миңнеханов Һиндстанның Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы белән очрашты «Фармацевтика һәм югары технологияләрне үстерү өлкәләрендәге эш тәҗрибәгез бездә зур кызыксыну уята», - дип искәртте ТР Президенты.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйдәрабад (Һиндстан) шәһәренә эш сәфәре кысаларында Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан әфәнде белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Ченнаи шәһәрендәге (Һиндстан) Генераль консулы Сергей Котов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм «АК БАРС» Банкы» АҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш һәм Телангана штатларына Татарстан делегациясенең эш сәфәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан вәкилләре «Фарма-Сити» индустриаль паркы мисалында фармацевтика кластерын үстерү тәҗрибәсе белән танышкан, T-Hub бизнес-инкубаторында һәм Microsoft тикшеренү үзәгендә булган.

«Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары динамик рәвештә үсеш кичерә, хезмәттәшлек өчен үзенә җәлеп итеп тора. Безнең өчен фармацевтика һәм югары технологияләрне үстерү өлкәсендә эш тәҗрибәгез кызыклы», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанны социаль-икътисади яктан үстерү, төбәк икътисадының әйдәп баручы тармаклары турында сөйләде. «Кичә без Татарстанның һәм Андхра-Прадеш штаты эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес-форум уздырдык. Без Һиндстандагы партнерларыбызның Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләүләрен күрдек һәм актив хезмәттәшлеккә әзербез», - диде ТР Президенты.

Губернатор, үз чиратында, ТР Президентына Вишакхапатнам һәм Хәйдәрабад шәһәрләренә ясаган визиты өчен рәхмәт белдерде, Россия белән Һиндстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең нигезе нык, дип белдерде.

Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан искәрткәнчә, Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Губернатор хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгын үстерү һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек аеруча игътибарга лаек.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10