ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Фән һәм мәгариф

Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 укучы тапшыра

17 апрель 2018, 13:19 , Фото: Александр Эшкинин

Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 укучы тапшыра 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 1475 бала туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 кеше тапшырачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

“Бу 18 кеше Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтына укырга керә, шуңа шушы имтиханны сайлаганнар”, - диде ул.

9нчы сыйныфларга килгәндә, аның әйтүенчә, 1475 кеше туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли. “106 бала - чуваш, 60 кеше-  удмурт, 26 кеше мари телен сайлаган. Башкалары татар теленнән белемнәрен сыный. 200 дән артык бала - рус төркемнәрендә татар телен өйрәнүчеләр”, - дип билгеләп узды Лилия Әхмәтҗанова.

Искәртеп үтик, бүген Казанның 127 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар өчен татар теленнән имтихан оештырылды.

“Бүген 30 дан артык кеше теләк белдерде .Без күбрәк кеше килер дип уйлаган идек. Кызганыч, бүген килер дип көткән кешеләр күренми”, - дип белдерде Лилия Әхмәтҗанова. Аның әйтүенчә, имтиханны бөтен республика буенча язалар, әмма күпләп килүчеләр беркайда күзәтелми. Нигездә, 15-30 кеше.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10