ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр быел Нурлат районында уза

17 апрель 2018, 12:54 , Фото: Ильнар Тухбатов

Урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр быел Нурлат районында уза Укулар “Нурлат урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе базасында 28 апрель көненә планлаштырылган.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Урман янгыннарын кисәтүгә багышланган өйрәнүләр быел Нурлат районында узачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

“Министрлык фәрманы нигезендә, Татарстанда урман янгыннарын сүндерүдә көч җәлеп итү һәм ТР гадәттән тыш хәлләргә каршы тору максатыннан, 2018 елның 28 апрелендә максатчан планлы уку-өйрәнүләр узачак. Ул “Нурлат урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе базасында булачак”, – диде министр.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды, Урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады, урман янгыннарының күп өлеше май аена туры килә һәм халык ял иткән урман аланнарында янгын машиналары кизү торачак дип язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10