ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады

Татар дөньясы

Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу була

17 апрель 2018, 11:50

Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу була 21 апрельдә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тула.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдә сәгать унда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу була. Бу хакта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Тумашев Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында күмелгән.

Чарада мәшһүр режиссерның балалары, туганнары, Тинчурин театры коллективы, шулай ук Мәдәният министрлыгы һәм республиканың башка театр вәкилләре катнашуы көтелә.


 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10