ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда «Махиндра» машина төзелеше компаниясе эшчәнлеге белән танышты

17 апрель 2018, 08:34 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда «Махиндра» машина төзелеше компаниясе эшчәнлеге белән танышты Президент компания җитәкчелеге белән очрашуда авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Бүген Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда «Махиндра» машина төзелеше компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Президент компания җитәкчелеге белән очрашуда авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Махиндра» – Һиндстан эре конгломератларының берсе. Компания тармакның төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып бара: автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар җитештерү, финанс хезмәт күрсәтүләре, энергетика һәм башкалар.

«Махиндра» компаниясенең авыл хуҗалыгы бүлекчәсе авыл хуҗалыгы техникасын сату күләмнәре буенча алдынгы урынннарда бара. Беренче трактор заводы 1963 елда эшли башлаган. Бүгенгә компания бөтен дөнья буйлап 4 млн. трактор һәм 50 мең комбайн реализацияләнгән.

«Махиндра» 2017 елда гына да конвейердан 300 мең трактор чыгарган.

Очрашуда хезмәттәшлекнең төрле вариантлары буенча, аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10