ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның HITEC City фәнни шәһәрендә булды

16 апрель 2018, 21:54 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның HITEC City фәнни шәһәрендә булды HITEC City инженерия, сәламәтлек саклауда информатика, биоинформатика һәм башка өлкәләрдә югары технологияләрне үстерүне күз алдында тота.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанга эш сәфәре кысаларында HITEC City мәгълүмат технологияләре һәм инженерия шәһәрендә булды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

HITEC City Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары башкаласы Хәйдәрабад шәһәрендә урнашкан. Проект инженерия, сәламәтлек саклауда информатика, биоинформатика һәм башка өлкәләрдә югары технологияләрне үстерүне күз алдында тота.

HITEC City территориясен үстерү Microsoft кампусын ачудан башланган. 1990 елда ачылган бу кампус компаниянең АКШтан читтә ачылган эре тикшеренү үзәге булып тора. Кампуста 5 мең белгеч эшли, алар Windows, Microsoft Office операцион системасын, ясалма интеллект эшләү белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнехановка Microsoft үзәге казанышлары турында сөйләделәр, үз эшләнмәләрен күрсәттеләр.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты T-Hub бизнес-инкубаторында булды. Инкубатор Телангана штаты хөкүмәте, югары уку йортлары һәм төбәкнең төп предприятиеләре катнашында дәүләт-хосусый партнерлык моделе буенча гамәлгә куелган. T-Hub академик, корпоратив, тикшеренү һәм хөкүмәт проектларын үстерә. Хәзерге анда 135 резидент-компания эшли.

Шулай ук Татарстан Президенты Һиндстанның Бизнес мәктәбе (ISB) эшчәнлеге белән танышты. Мәгариф учреждениесе – идарәчел кадрлар әзерләүнең югары мәктәбе. Билгеләнгән кагыйдәләр буенча икътисадны үстерүнең төп тармаклары буенча компаниядә кимендә ике ел эшләгән һәм имтиханннар тапшырган кеше студент була ала. ISB мәктәбенең Harvard University, Columbia Univеrsity университетлары белән уртак уку-укыту программлары бар. Бүгенгә анда 650 студент белем ала. Уку программасы – 1 ел. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10