ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Беларусьта беренче Татар мәдәнияте көннәренә әзерләнәләр

16 апрель 2018, 19:31 , Фото: архив tatar-inform

Беларусьта беренче Татар мәдәнияте көннәренә әзерләнәләр Татар мәдәнияте көннәрендә Татарстаннан барлыгы 100гә якын сәнгать әһеле катнашачак.
(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Беларусьта беренче Татар мәдәнияте көннәренә әзерләнәләр, дип хәбәр итә ТАСС Беларусь Республикасының Казандагы илчелеге Олег Исаевка сылтама белән. 
 
4-6 июнь көннәрендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында, Минск һәм Гродно шәһәрләрендә чаралар узачак. Әдәби очрашулар, рәссамнар иҗаты, Татарстанның театр сәнгате, музыка сәнгате һәм кинематография - болар барысы да Беларусь халкына татар халкы мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. 
 
Олег Исаев хәбәр итүенчә, Татар мәдәнияте көннәрендә Татарстаннан барлыгы 100гә якын кеше катнашачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10