ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Караганда татарлары Муса Җәлил истәлегенә концерт программасы әзерләгән

16 апрель 2018, 18:43 , Фото: соцсети

Караганда татарлары Муса Җәлил истәлегенә концерт программасы әзерләгән Герой шагыйрь хөрмәтенә Казахстанда ел саен мәдәни чаралар үткәрелә.
(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Караганда Халыклар дуслыгы йортында герой шагыйрь Муса Җәлил  (1906-1944) истәлегенә концерт булачак. Бу хакта Караганда өлкәсе "Ихлас" татар-башкорт берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Мәдәни чара 22 апрель көненә билгеләнгән. Анда Муса Җәлилнең шигырьләре яңгыраячак, тормыш юлы, иҗаты хакында мәгълүмат биреләчәк. 
 
Билгеле булганча, Карагандада яшәүче татарлар Муса Җәлилне ел саен искә алып, аның хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичәләр әзерли. Шундый кичәләрнең берсе быел февраль аенда - шагыйрьнең туган көне уңаеннан да үткәрелгән иде. 
 
Казахстанның Актүбә шәһәрендә исә узган шимбәдә Рәүф Кутуев (1925-1944), Гайнан Кормаш (1919-1944) һәм  Муса Җәлилнең әниләрен искә алу кичәсе узды.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10