ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Апас эшмәкәрләре янына “бизнес-десант”чылар килде
Роналду һәм Неймарның Казан әбиләре тегеп ясаган сурәтләре бөтен дөньяга танылды
Чаллыда 20 яшьлек кыз үзенә ташланган ир-аттан котыла алган
Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр
25 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл

Авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады

16 апрель 2018, 16:49 , Фото: Рамиль Гали

Авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады “Көзге кыр эшләре соң тәмамлану сәбәпле, техника ремонтына дигән бер ай югалды”, – диде министрлыкның механизация бүлеге башлыгы.

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов “Татар-информ”га язгы кыр эшләренә керешү өчен техника ремонты бер айга соңарды дип белдерде.

“Былтыр урып-җыю, туңга сөрү озак, көз ахырына кадәр бару сәбәпле, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга дигән бер ай вакыт югалды. Гадәттә, күп хуҗалыклар Яңа елга кадәр кайбер техниканы ремонтлап бетерә иде. Быел да эшләгәне – эшләде, әмма техника эштән соң гына туктагач, ремонт белән авыргарак туры килде”, – диде бүлек башлыгы.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә керешергә әзер. Язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк. Шуның 1 млрд 700 мең сумлыгы инде алынган.

Равил Булатов шулай ук Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнарны да атаган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10