ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Керәшен яшьләре традицияләрнең югалуына һәм телнең бетүенә борчыла

16 апрель 2018, 16:30 , Фото: Расих Фасхутдинов

Керәшен яшьләре традицияләрнең югалуына һәм телнең бетүенә борчыла Константин Алексеев тату гаилә булсын өчен ир белән хатынның диннәре бер булырга тиеш дип саный.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). IV Керәшен яшьләре форумы делегатларын традицияләрнең югалуы һәм тел бетү борчый. Бу хакта алар “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Миңа бүгенге көндә керәшен яшьләренең ничек яшәве кызык. Мин үзебезнең телебезнең югалып барганын сизәм. Форумда керәшенчә сөйләшермен дип уйлаган идем, ә монда әби-бабайлар да рус телендә аралаша”, - диде форум делегаты Константин Алексеев.

Константин Алексеев тату гаилә булсын өчен ир белән хатынның диннәре бер булырга тиеш дип саный.

“Яшьләр теле, киемнәре, гореф-гадәтләре, тарихлары өчен борчыла. Яшьләр әти-әнинең сүзләрен колак сала башлады. Алдан төрле милләт, төрле дин вәкилләренә кияүгә чыгалар яки өйләнәләр иде. Хәзер яшьләр бераз уйлана башлады. Бергәләшеп чиркәүгә йөргән гаиләдән дә яхшырагы юк”, - диде ул.

Чараның төп оештыручысы Лариса Спиридонова  форумда эшләп килгән остаханәләрнең нәкъ менә шул проблемаларны истә тотып уздырылуын әйтте.

“Форумда төрле остаханәләр эшләде. Мәсәлән, туйда нинди кием кияргә кирәк икәнен өйрәндек. Миңа бу кызык, кирәк, чөнки мин үзем дә туемны керәшен стилендә ясарга уйлыйм”, - диде Лариса.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10