ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе белән очрашачак
Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый
Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште
Хәләл сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, "Челны-мясо"да хәләл продукция җитештерү туктатыла
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле

Авыл

Азнакайлылар язгы чәчүгә әзер

16 апрель 2018, 23:00

Нәтиҗәләр буенча, беренче урынны – «Азнакай» агрофирмасының 1 нче бүлекчәсе алды.

(Азнакай, 16 апрель, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Ел саен республикада техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча авыл хуҗалыклары арасында конкурс оештырыла. Азнакай районы да комиссия алдында зур сынау тотты, дип хәбәр итә район газетасы.

– Яз соңарып килә. Шуңа күрә максат – тиз арада дымны каплатып, чәчеп кую, моның өчен техниканы яхшы сыйфат белән әзерләү бик мөһим. Елдагыча, азнакайлылар быел да сынатмаслар дип ышанабыз, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов белдерүенчә, бу бәйге – механизаторлар, белгечләр өчен бер этәргеч, барлык көчне мобилизацияләү чарасы.

– Чит күз белән караганда бөтен җитешсезлекләр күренә, кырга чыкканчы аларны төзәтәргә мөмкинлек туа. Нигездә тракторлар төзек, орлык, ягулык-майлау материаллары җитәрлек, проблемалы хуҗалыклар юк, – диде ул.

Быел да алдынгы механизаторлар өчен район һәм республика күләмендә матди кызыксындыру чаралары каралган.

Катлаулы табигать шартларына карамастан, былтыр Тукай исемендәге хуҗалык һәр гектардан 45,6 ц уңыш җыеп алган.

– Техника да, югары репродукцияле орлыкларыбыз да әзер. Быел да шундый күрсәткечләргә өметләнәбез, – ди хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков.
Авыл хезмәтчәннәре һәр минутны файдаланып калырга тырышлар. Төнлә җир катырганда күпеллыкларны һәм көзге культураларныны тукландыралар.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлекләрен бәяләү буенча Тәлгат Таһирҗанов җитәкчелегендә «Россельхозцентр», «Гостехнадзор», район хакимияте һәм авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләреннән торган комиссия техниканың торышы белән рәттән хезмәт иминлеге мәсьәләләренә, механизаторларның махсус эш киемнәре белән тәэмин ителешенә, орлыкларның сыйфаты һәм аларны инкрустацияләүгә дә игътибар итте.

Нәтиҗәләр буенча, беренче урынны – «Азнакай» агрофирмасының 1 нче бүлекчәсе, икенче урынны – «Таллы Бүләк» АХҖК, өченче урынны «Азнакай» агрофирмасының 2 нче бүлекчәсе алды, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10