ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов: Татарстанның Һиндстан партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бай

16 апрель 2018, 15:43

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Андхра-Прадеш штатының Икътисади үсеш советы арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Һиндстан белән хезмәттәшлек итүгә аеруча игътибар итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Андхра-Прадеш - Татарстан» бизнес форумындагы чыгышында белдәерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Форум Татарстан делегациясенең Вишакхапатнам (Һиндстан) шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.

Андхра-Прадеш штаты Икътисадый үсеш советының башкарма директоры Кришна Кишора штатнең икътисад һәм сәнәгать өлкәендәге мөмкинлекләре турында хәбәр итте. Штат Һиндстанның көньяк-көнчыгыш ярында урнашкан. Территориясенең мәйданы - 163 мең кв. км, 50 млн. кеше яши.

Штат һиндстанда табигый байлыклар буенча икенче урында. Һиндстанда табыла торган известьташның өчтән бере биредә урнашкан. Шулай ук табигый газ, ташкүмер, марганец, тимер рудасы, асбест, уран, вольфрам һәм башка ятмалар бар.

Штатта суднолар төзү, нефть эшкәртү, авиация сәнәгате, фармацевтика, корыч җитештерү, электр җиһазлары һәм станоклар төзү кебек тармаклар алга киткән.

Татарстан үсеше турында ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов махсус икътисадый зона турында сөйләде.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Андхра-Прадеш штатының Икътисади үсеш советы арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10