ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда "Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен" республикакүләм фәнни-иҗади бәйге була

16 апрель 2018, 14:00 , Фото: Рамиль Гали

Казанда Бәйгедә студентларның Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләре, бөек шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). 18 апрельдә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашында "Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен..." республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үткәрелә. Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.

Конкурс талантлы яшьләрне барлау, аларның фәнни һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, туган тел һәм әдәбиятны, мәдәнияне саклау һәм популярлаштыру максаты белән оештырыла.

Чарада Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Яр Чаллы, Арча педагогика көллияте, Кукмара аграр көллияте, Казан театр училищесыннан килгән егет һәм кызлар Г.Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыячак. Бәйгедә студентларның бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгыраячак.

Конкурс кысаларында Г.Тукай тормышы һәм иҗаты, туган тел мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган фәнни-тикшеренү эшләр бәйгесе дә уздырыла.

Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, 241 аудитория.

Үткәрелү вакыты: 2018 нче елның 18 апреле.

Чара сәгать 10.00 да башлана.

Элемтә өчен җаваплы: Галиуллина Гөлшат Раисовна (тел. 89172741184) 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10