ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туфан Имаметдинов “Алтын битлек”не Тукайны искә алган көндә алу әһәмиятен билгели

16 апрель 2018, 13:02 , Фото: Султан Исхаков

Туфан Имаметдинов “Алтын битлек”не Тукайны искә алган көндә алу әһәмиятен билгели “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батуллага “Алтын битлек” милли театр премиясенең нәкъ менә 15 апрель көнне бирелүен проект авторы Туфан Имаметдинов символик мәгънәгә ия дип саный. Ул җиңүне Тукайны искә алу көне белән бәйли: “15 апрельдә – бөек Тукаебызның вафат булган көне. Җиңүнең шушы көнне булуы безнең өчен символик мәгънәгә ия, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Шуңа да бу җиңүебезне татар халкына багышладык”.

Искәртеп үтәбез, “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды. Залның алкышлары астында Нурбәк Батулла татар телендә "Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм!” – диде.

Туфан Имаметдинов бу җиңүнең әлеге проектны гамәлгә куйган бөтен иҗатчылар өчен уртак булуын әйтә. “Бу Эльмир Низамовның да, Марсель Нуриевның да, спектакльдә җырлаучы кызларның да җиңүе, - ди ул. – Бу уртак хезмәт уңышы. Кемне генә алып ташласаң да, спектакль таркалачак иде”.

Әлегә проект авторларына рәсми котлаулар булмаган. Туфан Имаметдинов бәлки алга таба үз иҗатларына мөнәсәбәт үзгәрер дигән өметләрен әйтә.

Хәзер иҗади төркем яңа проект буенча эш алып бара. Премьера 13 майга билгеләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10