ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мошенник “кармагына“ эләккән чирмешәнле 22 мең сум акчасыннан колак каккан
Саба һәм Теләче районнарыннан 15 егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле

Мәдәният

Казанда “Идел” татар-башкорт җыры халыкара фестивале узды

16 апрель 2018, 13:46

Казанда “Идел” татар-башкорт җыры халыкара фестивале узды Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фестивальне югары бәяләде һәм аның алга таба да дәвам итәчәген әйтте.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 15 апрельдә Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында “Идел” татар-башкорт җыры халыкара фестивале узды.

Кичәдә татар һәм башкорт халык җырларын башкардылар. Шулай ук биредә ике халыкның да милли уен кораллары гармун, баян һәм курай моңнары яңгырады.

“Идел” татар-башкорт җыры халыкара фестивале җиңүчеләре катнашында узган концерт ике өлештән торды. Беренче өлештә катнашучылар тамашачыларны халык җырлары белән таныштырса, икенче өлештә авторлык җырлары да яңгырады.

Чара Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән уздырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фестивальне югары бәяләде һәм аның алга таба да дәвам итәчәген әйтте.

“Фестиваль беренче тапкыр гына узмый. Бу дәвер эчендә безнең күп тәҗрибә тупланды, үз жюри әгъзаларыбыз, тамашачыларыбыз барлыкка килде. Монда катнашучылар үзләрен профессиональ җырчы булырга әзерли. Катнашучыларыбыз халык җырларын башкарып, безнең гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшырырга өлеш кертә”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Марсель Әхмәдуллин һәм Галия Вахитова кичәне татар һәм башкорт телендә алып барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10