ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять

Түбән Кама сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган

16 апрель 2018, 11:45

Түбән Кама мэры Айдар Метшин ике атна эчендә шәһәрдә кеше күп була торган 45 объектта тикшерүләр уздырылуын әйтте.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама сәүдә үзәкләренә мониторинг үткәргәннән соң кеше күп була торган 45 объектта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга бәйле 160тан артык очрак ачыкланган. Шәһәр башлыгы Айдар Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта белдерде, диелә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

«Без үз алдыбызга кеше күп була торган барлык объектларда янгын куркынычсызлыгының торышына бәйле мәсьәләне җентекләп өйрәнү бурычын куйдык. Бездә шундый 133 объект бар», - диде Айдар Метшин.

Балалар уен зоналары булган барлыгы 13 сәүдә үзәге, 10 балалар спорт мәктәбе, 16 өстәмә белем бирү учреждениесе, 4 сәүдә үзәге, шулай ук җәмәгать туклануы объектлары тикшерелгән.

Хилафлыкларның күбесе «кеше факторы» белән бәйле – эвакуацион чыгу юлларын каплау; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтелмәгән затларны эшкә алу; яна торган материаллар куллану; эвакуация белән идарә итү системасының төзек булмавы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10