ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионатына Франциядән 20 мең футбол җанатары килүен көтәләр

16 апрель 2018, 10:48

Хәзерге вакытта 2018 елда Казанда узачак Дөнья чемпионаты матчларына билетларның инде 70-80 процентка якыны сатылган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). 2018 елда Казанда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына Франциядән – 20 мең, Ираннан 3 мең футбол җанатары килергә мөмкин. Казан Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәттахов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Ул 2018 елгы Дөнья чемпионатына Казанга күпме турист киләчәген төгәл белмәвен әйтте. Шулай да кайбер илләр буенча берникадәр мәгълүмат китерде.

«Без Франция илчелегендәге очрашуда Казанга Франциядән – 20 мең, Ираннан 3 мең турист килергә җыенуы хакында ишеттек», - дип искәртте Дамир Фәттахов.

Ул хәзерге вакытта 2018 елда Казанда узачак Дөнья чемпионаты матчларына билетларның инде 70-80 процентка якыны сатылуын искәртте.

«Шуңа күрә без Конфедерацияләр Кубогына караганда кунаклар күбрәк булыр дип өметләнәбез», - диде Дамир Фәттахов.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10