ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан урман кисүчеләре төбәкара чемпионатта җиңү яулады
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Мәдәният

Махачкалада Милли китапханәдә татар әдәбияты күргәзмәсе ачыла

15 апрель 2018, 12:56 , Фото: tatar-congress.org

Махачкалада Милли китапханәдә татар әдәбияты күргәзмәсе ачыла   Дагыстанның Махачкала шәһәрендә Р.Гамзатов исемендәге Милли китапханәдә татар әдәбияты буенча даими эшләүче стенд булдырыла.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). 22 апрельдә Дагыстанның Махачкала шәһәрендә Р.Гамзатов исемендәге Милли китапханәсендә татар әдәбияты буенча күргәзмә һәм даими эшләүче стенд ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Әлеге әдәби чараны “Туган тел” татар милли мәдәнияте оешмасы оештырган. Биредә иҗтимагый оешма Р.Гамзатов исемендәге Милли китапханә фондына татар әдәбияты буенча даими эшләүче стенд булдыру максатыннан татар авторларының китапларын тапшырган.

Милли китапханә, үз ягыннан, Татарстанга Дагыстан авторлары китапларын тапшыра.

Күргәзмә ачылу татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланып, әдәби чара белән бергә үрелеп барачак.

Биредә шагыйрьнең биографиясе белән танышырга, татар җыр һәм шигырьләрен тыңларга мөмкин булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10