ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган
“Туган як экологиясе” бәйгесендә җиңүче Санкт-Петербургка юллама алачак

Фән һәм мәгариф

Казан мәйданчыкларында, "Тоталь диктант" кысаларында, 75 чит ил студенты TruD тестын язды

14 апрель 2018, 17:29 , Фото: Расих Фасхутдинов

Казан мәйданчыкларында, Казанда - 22 мәйданчыкта, Татарстанда 50 мәйданчыкта “Тоталь диктант” язганнар.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Лилия Чанышева). Казан вузларында белем алучы чит ил студентлары – Нигерия, Төркмәнстан, Таҗикстан, Әрмәнстан вәкилләре беренче тапкыр кыскартылган “Тоталь диктант” яздылар. Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров текстны укыды.

Чит ил студентлары өчен TruD тесты Татарстанда беренче тапкыр үткәрелде. Ул рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләргә белем дәрәҗәсен тикшерергә һәм “Тоталь диктант” акциясендә катнашу мөмкинлеге бирде.

Тотальный диктант - 2018

Акциядә катнашучылар арасында якын һәм чит ил вәкилләре бар. Аларның берсе - Нигериядә туган Чиме Нельсон. Казанда ике ел яши, бу вакыт эчендә рус телен ярыйсы өйрәнгән һәм хәзер рус телендә иркен аңлаша.

“Безгә рус теле – дөньяда иң авыр тел, дип әйттеләр. Алай түгел икән, минем өчен улкадәр үк авыр булмады, тест нәтиҗәләре буенча “биш”ле алырмын дип уйлыйм”, - дип ышана Нельсон.

Тотальный диктант - 2018

Нельсон сүзләренчә, чит ил студентлары беренче елны тел буенча кыенлыклар белән очрашалар. Ул нәрсәгә сәләтле икәнлеген тикшерү өчен диктант язарга килгән.
TruD тесты Гүзәл Яхинаның “Тоталь диктант” өчен язылган үзенчәлекле тексты буенча эшләнгән. Ул 10 мавыктыргыч күнегүдән тора. Иң җиңел күнегүләрнең берсе - текстны күчереп язу, ә иң катлаулысы – фразеологизмның мәгънәсен язу.

Моннан тыш, чит ил студентлары диктанттан кыска өзек яздылар.

Тотальный диктант - 2018

“Таҗикстанда без рус телендә сөйләшә идек, шуңа күрә диктант язу кыен булмады. Мин рус телен туган телем дип саныйм”, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Мәдинә Джамулова.

Халыклар дуслыгы йортында барлыгы 155 кеше диктант язган. Алар арасында 10га якын чит ил студентлары бар. КФУ мәйданчыгында акциядә 65 чит ил студенты катнашты. Бу мәйданчыкта дикторларның берсе Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева булды. Татарстанлылар язган диктантларны рус теле, филология укытучылары һәм Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештырган Эксперт советы укытучылары тикшерәчәк.

Тотальный диктант - 2018

Казанда - 22 мәйданчыкта, Татарстанда 50 мәйданчыкта “Тоталь диктант” язганнар. Быелгы “Тоталь диктант” текстының авторы - язучы, казанлы Гүзәл Яхина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10