ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан 2018 елгы чемпионатта җанатарларның күңелен яулаган шәһәрләр өчлегенә кергән
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте

Фән һәм мәгариф

Тюркология конференциясенә килгән чил ил кешеләренең татарча аңлап тыңлаучылары да булган

14 апрель 2018, 15:28 , Фото: kpfu.ru

Тюркология конференциясенә килгән чил ил кешеләренең татарча аңлап тыңлаучылары да булган Конференция Алабуга институтының бер күрсәткече булып тора, ул бөтен дөньяга танылып бара, ди Гомәр Даутов.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Алабуга институтының татар филологиясе кафедрасы доценты, конференциянең оештыручысы Гомәр Даутов Алабугада уза торган Халыкара конференциядә чит илдән килгән катнашучылар арасында татар телен үзләштерүчеләр бар дигән фикердә.

13-14 апрельдә КФУның Алабуга институтында “Төрки дөнья һәм ислам цивилизациясе: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары” IX Халыкара тюркология конференциясе уздырыла. Конференциянең төп максаты – төрки халыкларның телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү практикасы һәм фәнни проблемалары, төрки халыкларның тарихи язмышында ислам диненең роле һәм тоткан урыны турында фикер алышу. Фәнни чарада катнашуга галимнәр, вуз мөгаллимнәре, теологлар, методист-укытучылар, аспирантлар чакырылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә конференциянең оештыручысы Гомәр Даутов сөйләде.

Конференциядә секцияләр түбәндәге тематик юнәлешләр буенча бүленә: төрки халыкларның тарихы, мәдәнияты, археологиясе; төрки халыкларның топонимикасы һәм ономастикасы; төрки халыкларның фольклоры һәм әдәбияты; заманча төрки тел белеменең актуаль мәсьәләләре; төрки халыкларда ислам һәм дини күзаллаулар; лингвокультурология, контактология һәм тәрҗемә мәсьәләре; төрки телләрне һәм әдәбиятларны укытуда инновацияләр.

Гомәр Даутов сүзләренә караганда, әлеге конференция Алабуга институтының бер күрсәткече булып тора, ул бөтен дөньяга танылып бара: “Чит илләргә килгәндә, Төркия, Азербайҗан, Әрмәнстан, Кыргызыстан, Казахстаннан катнашучылар булды. Быел беренче тапкыр Һиндстаннан килделәр. 2016 елда Америкадан да катнашучыбыз бар иде”, – диде ул .

Барлыгы 156 автордан гариза килгән, 127 эш кабул ителгән. “Мондый конференцияләр үткәрүне алга китеш дип саныйм, чөнки төрки дөнья һәм ислам факторы бүгенге глобаль процессларда зур роль уйный. Билгеле, төркиләр дә башка халыклар белән тыгыз бәйләнештә яши, алар бер-берсен баета гына. Тарихта булган “ак таплар”ны бетерү һәм алга таба перспективаларны билгеләр өчен бу үсеш закончалыкларын ничек тә булса гомумиләштерү кирәк дип саныйм. Төрки халыкларның үзара аралашуы бер-берсен һәм мәдәни яктан, һәм сәяси, һәм башка мөнәсәбәтләрдә баетуда ярдәм итә”, – диде Гомәр Даутов.

Чит илдән килгән катнашучылар арасында татар телендә чыгыш ясаучы кеше булмаган. Әмма дә ләкин, Гомәр Даутов сүзләренә караганда, татар телен шактый үзләштергән кешеләр бар: “Төркиянең Стамбул университетыннан килгән төрек кунагыбыз – Ильяс Топсакал безнең белән саф татар телендә аралашты, чыгышы төрек телендә булды. Азербайҗаннан Рамиз Аскер, русча җавап бирүенә карамастан, татар телен бик яхшы аңлап утырды”, – дип сөйләде Гомәр Даутов.

“Төрки дөнья һәм ислам цивилизациясе: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары конференциясе ике елга бер тапкыр оештырыла. 2003 елдан бирле Алабуга институты кысаларында үткәрелә. Киләсе конференция 2020 елда узар дип планлаштырыла”, – диде Гомәр Даутов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10