ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Фән һәм мәгариф

Кембриджда "Тоталь диктант"ны танылган журналист һәм язучы Шамил Идиатуллин укый

14 апрель 2018, 11:25 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Кембриджда Бу хакта журналист Үзенең Facebook социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр итә.

(Казань, 14 апрель, “Татар-информ”). Кембриджда "Тоталь диктант"ны Россиянең танылган журналисты һәм язучысы, тумышы белән Татарстан егете Шамил Идиатуллин укыячак. Бу хакта журналист үзенең Facebook социаль челтәрендәге битендә хәбәр итә. "14 апрельдә "Тоталь диктант" текстын укуым белән көчле дебют ясыйм. Яхина язган. Идиатуллин укый. Очраклымы? Шулай дип уйлыйм" дип шаярып хәбәр итә Шамил Идиатуллин. Шунда ук www.camruss.com сайтына сылтама да куя.

Сайтта хәбәр ителгәнчә, Кембриджда "Тоталь диктант" ике мәйданчыкта узачак: рус телле гражданнар өчен мәйданчык һәм рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен TruD мәйданчыгы. Гүзәл Яхина язган диктант текстын Россиянең танылган журналисты һәм язучысы Шамил Идиатуллин укый.

"Диктанттан соң “Татарский удар”, “СССР™”, “Убыр”, “Город Брежнев” китаплары авторы, балалар һәм үсмерләр өчен “Книгуру” китаплар конкурсы лауреаты, “Большая книга” премиясе иясе Шамил Идиатуллин белән очрашу узачак", диелгән www.camruss.com хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез: Бүген, Россиядәге кебек үк, Бөекбританиядә дә, Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә "Тоталь диктант" башлана. Татарстан язучысы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романыннан өзекне Татарстанда туган башка бер язучы - 2017 елның "Большая книга" премиясе лауреаты Шамил Идиатуллин укый.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10