ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның элеккеге вице-премьеры Владимир Швецов судка китерелде

14 апрель 2018, 10:33 , Фото: Александр Елисеев

Татарстанның элеккеге вице-премьеры Владимир Швецов судка китерелде Тикшерү республиканың элеккеге транспорт министрын 2 айга кулга алуны сорый.

(Казань, 14 апрель, “Татар-информ”). Казанның Совет районы судына элеккеге Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың элеккеге транспорт министры Владимир Швецов китерелде. Тикшерү аны 2 айга кулга алуны сорый.

Кичә “Татар-информ” агентлыгы Владимир Швецовның кабат тоткарлануын язган иде. Агымдагы елның гыйнвар ахырында хокук саклау хезмәткәрләре элеккеге түрәне игътибарга алдылар, хастаханәгә эләккәннән соң сорау алуга чакырдылар.

Элек Швецовны аның өй арестындагы улы Владимир Швецовка карата кузгатылган җинаять эшендә катнашуда шикләнәләр иде. “Татар-информ” агентлыгы мәгълүматлары буенча, хәзер өлкән Швецовка каршы яңа җинаять эше кузгатылган.

Элеккеге министрның улын “Пассажир автотранспорт комбинаты” ГАҖ милке белән бәйле махинацияләрдә шикләнәләр. Шул сәбәпле, фирмага 60 млн сумнан артык зыян килгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10