ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Татар дөньясы

Мәскәүдә татарларны уен ярдәмендә таныштыралар

14 апрель 2018, 09:48 , Фото: Хөснетдинова Тәнзилә

Мәскәүдә татарларны уен ярдәмендә таныштыралар Чараны оештыручы Тәнзилә Хөснетдинова яшьләр бер-берсе белән танышырга курка, ояла, дип саный.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген 14 апрель көнне 17:00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар яшьләре өчен “Бер күрүдән гашыйк булу” исемле уен-чара узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә чараның оештыручысы Тәнзилә Хөснетдинова хәбәр итте.

“Күп кенә яшьләр танышырга курка. Мондый уеннар яшьләрне бер-берсенә якынайта. Биредә без ялгызларны таныштырып, аларга төрле биремнәр бирәчәкбез. Биремнәр ярдәмендә яшьләр бер-берсе белән танышачак”, - диде Тәнзилә Хөснетдинова.

11 апрель көнне “Бер күрүдән гашыйк булу”ның яшьләргә тәкъдим итү кичәсе узган. Кичәдә яңа пар да оешкан.

“Искәндәр белән Динара арасында булган мөнәсәбәтләр алга таба ничек барыр, анысын белмим. Бер күрүдә гашыйк була алуга ышанасы килә. Яшьләрнең йөрәгендә мәхәббәт уята алсам, мин бик бәхетле булыр идем”, - диде Тәнзилә ханым.

Чарада катнашучылар 21-22 апрель көннәрендә Касыйм өлкәсенә барачак. Экскурсиягә һәм ял итәргә башка теләүчеләр дә кушыла ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10