ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан 2018 елгы чемпионатта җанатарларның күңелен яулаган шәһәрләр өчлегенә кергән
Минтимер Шәймиев Баш казыйның гаиләләрне ишәйтү кирәклеге турындагы сүзен хуплады
Әгерҗедә шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Казанда яшәүче 100 яшьлек Закирә Габитова юбилеен билгеләп үтте

Дин

Азнакайда иң яхшы Коръән укучыга хаҗга юллама биреләчәк

13 апрель 2018, 21:42

“Соңгы ике җүз” номинациясендә җиңгән кеше гомрәгә юллама белән бүләкләнәчәк.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Азнакайда иң яхшы Коръән укучыга хаҗга юллама биреләчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртәгә Азнакай шәһәренең Мәдәният сараенда “Әсләм” Коръән укучылар төбәкара конкурсы узачак. Әлеге бәйгене әтиләре Әсләм Шакиров истәлегенә бертуган Шакировлар башлангычы белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте катнашында Азнакай муниципаль районы администрациясе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте, Азнакай шәһәре һәм Азнакай районы мөхтәсибәте үткәрә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, конкурс Россия гражданнары булган, татар, йә башкорт телләрен белүче ир-егетләр арасында оештырыла. Конкурсантлар тәҗвид кагыйдәләре белән Кәлам шәрифнең соңгы ике яки соңгы дүрт җүзен белү буенча көч сынашачак. Һәрбер казыят конкурска өчтән дә күп булмаган санда катнашучы тәкъдим итә ала.

Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирәчәкләр. “Соңгы дүрт җүз” номинациясендә беренчелекне яулаган катнашучы хаҗга юллама алачак. “Соңгы ике җүз” номинациясендә җиңгән кеше гомрәгә юллама белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, барлык катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре биреләчәк.

Конкурс турында мәгълүмат алу өчен телефоннар: 89172517205, 89196334433. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10